Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда фермада алты кеше янып үлгән

Фаҗига урынында төрле экспертизалар уздыру мәсьәләсе хәл ителә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада эшчеләр яши торган фермаларның барысын да тикшерергә кушты.

Алабуга районының Малореченский бистәсендәге «Мир» терлекчелек комплексы фермасында янгын чыга. Кешеләр яши торган агач баракка ут капкан була. Ахыр чиктә, янгын мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил иткән. Утны сүндерәләр, тик вакытлыча дип төзелгән корылма тулысынча янып беткән. Янгын урынында 6 ир-атның мәетен табалар. Янган баракта фермада эшләүче мигрантлар яшәгән булган.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын башлангач бинадан 33 кеше чыгып котыла ала, 1 ир имгәнә, ә 6 ир янып үлә. Госпожнадзор белгечләре фаразынча, янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында чыккан. Мигрантлар салкын төндә баракны җылыткыч белән җылытырга тырышкан булырга мөмкин.

«Саксызлык буенча кеше үтерү», «Ваемсызлык», «Законсыз миграция» һәм «Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәләре буенча җинаять эше ачылды», – дип сөйләгәннәр Татарстан Тикшерү комитетында.

Фото: МЧС Росии

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев