Татарстанда алкоголь сату вакытын 3 сәгатькә арттырдылар
Алкоголь продукциясен сату вакытын чикләүне гомумфедераль - 23:00 дән 8:00 гә кадәр синхронлаштырырга булдылар.
Тиешле закон проектын ТР Дәүләт Советының 30 нчы утырышында күпчелек депутатлар хуплады. "Закон проекты чит дәүләтләрнең санкцион йогынтысы артуга бәйле рәвештә килеп туган икътисадый вәзгыять шартларында алкоголь продукциясен җитештерү һәм сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өчен эшләнгән", - диде икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев