Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ставрополь» ракета корабы суга төшерелде

Яңа ракета корабы Россия Хәрби диңгез флотын ныгытачак.

Яшел Үзән суднолар төзү заводында «Ставрополь» кече ракета корабын суга төшерү тантанасы булды. Чарада Хәрби-диңгез флоты баш командующие Александр Моисеев, ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин,
республика вице-премьеры Олег Коробченко, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афа­насьев катнашты.

Тиздән кораб Балтыйк флоты составына керәчәк һәм Көнбатыш чикләрдә, ә кирәк булса – Дөнья океанының башка ра­йоннарында да, иминлекне тәэмин итү буенча бурычларны үтиячәк, – дип шәрехләде Александр Моисеев.

«Ставрополь» – А.М.Горький исемендәге заводта төзелгән 21631 проекты сериясеннән 12нче корабль. Бу проект корабларының зур булмавына һәм кечкенә экипажына карамастан, борты иң заманча хәрби корал белән җиһазландырылган һәм дошман өчен зур куркыныч тудыра. Хәзерге вакытта 21631 проектының 11 корабы Россия Хәрби-диңгез флоты составында хәрби бурычларны уңышлы үти.

– Россия көне алдыннан яңа төзелгән корабны суга төшерү аерым мәгънәгә ия. Яшел Үзән илебезнең оборона сәләтен саклауга зур өлеш кертә, – дип белдерде район башлыгы Михаил Афанасьев. – Предприятиенең Дәүләт оборона заказы кысаларында 2027 елга һәр корабны вакытында тапшырачагына ышанып әйтә алам.
«Ставрополь» кече ракеталы корабле үз бортында «Калибр» сигез канатлы ракетаны йөртә. Экспертлар әйтүенчә, бу кораблар Балтыйк һәм Кара диңгез кебек чагыштырмача ябык акваторияләрдә үзләрен яхшы күрсәткән.
– Безнең өчен зур бәйрәм – чираттагы корабны төшерү, – дип уртак­лаша «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясенең генераль директоры Ренат Мистахов. – Бу корабка безнең проектлаучыларның, төзүчеләребезнең йөрәк җылысы салынган. Һәм мин, бүген безнең алда торган барлык бурычлар вакытында һәм тиешле сыйфат белән үтәләчәгенә тирән ышанам.
Корабларны изгеләндерү традициясенең гасыр­лар төпкеленә барып тоташкан борынгы тарихы бар. Ул уңыш китерергә һәм яңа корабны, аның экипажын сакларга тиеш. Шуңа күрә, диңгезчеләр бу йоланы изге итеп хөрмәт итә һәм хач анасын сайлауга аеруча җаваплы карый. 18нче цехның җитештерүне әзерләү буенча әйдәп баручы инженеры Елена Лянцева «Ставрополь»ның хач анасы булды. Елена суга төшү тантанасы башында, символик рәвештә, корабның борыны өлешенә бәреп, шампан шешәсен ватты.
«Ставрополь», сиңа озак еллар хезмәт итәргә язсын!

 A.М Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тантаналы рәвештә «СТАВРОПОЛЬ»  кораблен суга төшерү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев