Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Әниләр көнен лаеклы үткәрүне тәэмин итәргә кушты
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Әниләр көнен лаеклы үткәрүне тәэмин итәргә кушты

Иртәгә республикада иң җылы бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтеләчәк.

Республика башлыгы тел, гореф-гадәтләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне тапшыруда ана мәхәббәтенең аеруча зур ролен билгеләп үтте, бәйрәм вакыйгаларын лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кушты. 

«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына Әниләр көненә багышланган чаралар тиешле дәрәҗәдә уздырырга кирәк», – дип йөкләде республика лидеры.

1-10 декабрьдә Татарстанда инвалидлар декадасы узачак, аның кысаларында хакимият органнары, муниципалитетлар һәм предприятиеләр җитәкчеләренә мәдәни чаралар һәм хәйрия акцияләре оештыру йөкләнгән.


Нет комментариев