Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Психиатр яшүсмерләрдә психологик проблемаларның тышкы билгеләрен атады

Заманча яшьләр протесты үлем темасын модалы итте, дип билгеләп үтте Ләйлә Шәйдукова.

Татуировкаларга, пирсингка һәм үз тәненә зыян китерүгә тартылу -яшүсмерләрдә психологик проблемаларның беренче билгеләреннән берсе. Бу очракта ата-аналарга баланың психологка баруын кичектермәскә кирәк. Андрей Кузьминга биргән әңгәмәдә ТР атказанган табибы, КДМУ психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдукова шундый киңәшләрен җиткерде.

 

Ул билгеләп үткәнчә, яшьләр даирәсендә үз- үзеңне күрсәтү модасы 10-15 ел элек-татуировкалардан һәм пирсингтан башланган.

 

"Психиатр өчен бу беренче сигналларны күрү өчен җитә. Әйтик, совет чорында армиягә алыр алдыннан татуировкалы барлык кешеләрне риск төркеменә керткәннәр. Һәм психиатр белән консультация үткәрелгән", — дип сөйләде Шәйдукова.

 

Ул ата-аналарга бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне сакларга һәм аның аралашу даирәсенә игътибар белән карарга кирәк, дип өстәде. Еш кына нәкъ менә аннан төрле «модалы» куркыныч мавыгулар килә.

 

«Бу куркыныч факторларны ата-аналар билгели аламы? Татуировканы күрүгә, бу ким дигәндә, психолог янына мөрәҗәгать итү, шулай ук баланың кем белән аралашуын карау өчен сәбәп. Әйе, яшьләр протесты һәрвакыт булган, әмма әле беркайчан да яшүсмерләр протесты үлем темасына кагылмады", - дип ассызыклады табиб.

 

Ләйлә Шәйдукова белән әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев