Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МРОТ кемнәргә түләнә һәм аны алу өчен ничә сәгать эшләргә кирәк?

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) турында аңлатып язсагыз иде. Кемнәргә түләнә һәм аны алу өчен ничә сәгать эшләргә кирәк? Шул хакта юрист аңлатмасмы икән. Энҗе Шакированың сорау-җавапларын кызыксынып укый идек. Без бюджет өлкәсендә эшләмибез һәм эш көне нормалаштырылмаган (ненормированный). Газета укучыгыз.

Сорауга юрист-консульт Энҗе Шакирова җавап бирә:

– МРОТ – хезмәт өчен түләүнең закон белән билгеләнгән минималь күләме. Хезмәт Кодексында, ай дәвамында эш вакыты нормасын тулысынча эшләп бетергән һәм нормаларын (хезмәт бурычларын) үтәгән затның хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан түбән була алмый, дип билгеләнгән.

Хисап чоры өчен эш вакыты нормасы, смена дәвамлылыгыннан чыгып, ике ял көне (шимбә һәм якшәмбе) булган биш көнлек эш атнасы графигы буенча исәпләнергә тиеш.

Сменалы график һәм эш вакытын кушып (суммированное рабочее время) исәпкә алганда, хезмәт хакы, кагыйдә буларак, бер сәгатьлек ставкадан һәм бер айда эшләнгән сәгатьләрдән чыгып исәпләнә. Әгәр эш вакытын кушып исәпкә алган хезмәткәргә фиксацияләнгән оклад билгеләнгән булса, бу хезмәткәр конкрет ай өчен эш графигы белән билгеләнгән вакыт нормасын үтәгән очракта, аңа, фактта эшләгән сәгатьләренә карамастан, бу окладны түләргә кирәк. Хезмәт өчен түләүнең мондый системасында оклад күләме хисап чорының һәр аенда график буенча эшләнгән сәгатьләргә бәйле түгел.

МРОТка хезмәт өчен түләү системасы белән каралган оклад, премияләр, өстәмә түләүләр керә.

Минималь хезмәт хакына ял һәм бәйрәм көннәрендә, төнлә, эштән тыш хезмәт итүләр һәм зарарлылык өчен өстәмә түләүләр кертелми. 

Димәк, зарарлылык (вредность), тиешле еллар (выслуга), төнге сәгатьләрдә эшләү өчен башкарылган өстәмә түләүләр минималь хезмәт хакына кертелми һәм окладтан аерым түләнергә тиеш. Хезмәт хакын, эш вакытын кушып исәпкә алу белән чагыштырганда, даими түләнми торган, стандарт булмаган шартларда эшләүгә бәйле һәм хезмәт хакы (аның өлеше) составына кертелүне күздә тотмый торган, МРОТтан артмаган суммалар исәпкә алынмый.

Димәк, хисап чорында эш вакыты нормасын тулысынча тутырган һәм хезмәт бурычларын үтәгән эш вакытын кушып исәпкә алган хезмәткәрләрнең оклады минималь хезмәт хакыннан түбән була алмый. 

2025 елның 1 гыйнварыннан ТРда МРОТ 22440 сум тәшкил итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев