Мәхәббәт хакына Америкадан Казанга килгән ир-ат сукбайлар йортына эләккән
Американың Джорджия штаты башкаласы – Атланта шәһәреннән Скотт исемле ир-ат мәхәббәте артыннан Казанга килеп, Яңа ел алдыннан сукбайлар йортына – “Приют человека” үзәгенә эләккән.
Бу хакта “Татар-информ” “Татарстан 24” телеканалы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
АКШта яшәүче ир-егет интернет аша рус теле дәресләре алып баручы Казан кызына гашыйк булган. Скоттның яңа танышы – приютта яшәүче Альберт журналистларга чит илдән килгән ир-атның Татарстанда үз итүләрен бик теләгән. Ул әледән-әле туташның исемен (Гөлназ) кабатлаган, “Tatarstam is good” дип сөйләнгән һәм татар җырларын тыңлаган. Альберт әйтүенчә, яңа танышы хәтта Россия паспортын алу турында хыялланган.
“Приют человека” директоры Александр Суханов Скоттның үзәккә ничек килеп эләгүе турында сөйләп үткән. Америка егете гашыйк булган кызның инде күптән Татарстан башкаласында яшәмәве ачыкланган. Скотт банк картасыннан да акча ала алмаган. Изге җанлы кешеләр, мәхәббәт хакына океан аръягыннан ук килеп җиткән ир-атны, нык кызганып, сукбайлар йортына китереп куйган.
Скотт Татарстан башкаласыннан киткән инде. Ул сөеклесен ничек тә эзләп табу турында хыяллануын, тапкан очракта, бирегә теләсә кайчан кире әйләнеп кайтырга әзер булуын белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев