Казанның «Вечный огонь» киноширкәте Казан суворов хәрби училищесы киностудиясе белән берлектә «ТАИФ» ГК финанс ярдәме белән төшергән «Танкист» нәфис фильмы Бөтенроссия «ТЭФИ-Регион» телевизион премиясенең финалистлары өчлегенә керде.
Россия телевидение академиясе «ТЭФИ-Регион»ны 2001 елдан бирле үткәрә. Юбилейлы, XV конкурста Россиянең 89 шәһәреннән 194 телекомпаниядән 600дән артык эш катнашты. Җиңүчеләрне игълан итү һәм төп бүләкне — «Орфей» статуэткасын тапшыру тантанасы 2026 елның 20 ноябрендә Ярославльдә узачак.
Фильм Александр Твардовскийның «Рассказ танкиста» шигыре мотивлары буенча төшерелгән һәм Бөек Ватан сугышы елларында малай белән танк экипажы командирының танышу тарихына багышланган. Режиссер — Елизавета Киселева, төп рольләрдә — Дмитрий Смирнов, Андрей Еналеев. Узган ел «Танкист» «Перерыв на кино» фестиваленең иң яхшы уен фильмы дип танылган иде. 2026 елның 1 августыннан картинаны PREMIER онлайн-кинотеатрында карарга мөмкин.
Татар-информ
Нет комментариев