Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә яңа белгеч — табиб-оториноларинголог килде
Яшәеш

Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә яңа белгеч — табиб-оториноларинголог килде

Алексей Александрович — яшь, әмма инде бик тәҗрибәле һәм максатчан табиб.

Ул:

  • Казан дәүләт медицина университетын (педиатрия факультетын) кызыл диплом белән тәмамлаган.
  • Оториноларингология буенча ординатура үткән, ә 2025 елдан аспирантурада укывын дәвам итә.
  • Казанның әйдәп баручы клиникаларында эшләргә өлгергән: 1нче балалар шәһәр хастаханәсе, Нуриевлар клиникасы, «Миллениум клиник», шулай ук Балалар республика клиник хастаханәсенең балалар хирургиясендә эшләү тәҗрибәсе бар.

Алексей Александрович гадәти кысалардан чыгарга курыкмый. 2024 елда ул Аддис-Абебада (Эфиопия) стажировка үткән. Казан, Санкт-Петербург һәм Сириус шәһәрләрендә оториноларингология буенча конференцияләрдә даими чыгыш ясый, анда ишетү проблемаларын диагностикалау өлкәсендәге тикшеренүләрен тәкъдим итә.

«Яңа оператив катнашүләр һәм пациентларны диагностикалауда һәм дәвалауда заманча алымнар кертергә телим», — дип уртаклаша планнары белән Алексей Александрович.

ЗЦРБ


Нет комментариев