Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны сак булырга өнди.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстанда явым-төшем көтелми. Көннең икенче яртысында һәм кич белән республиканың көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булачак. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-20 м/ска кадәр көчәячәк.
Төнлә минималь температура +8... +13˚, көндез һаваның максималь температурасы +23... +28˚ градус тәшкил итәчәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан халкына сак булырга киңәш иттеләр, бигрәк тә агачлар, реклама такталары һәм көчле җил белән аварга мөмкин булган башка конструкцияләр янында.
Нет комментариев