Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иминләштерүчеләр өчен яңа сервис

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге иминләштерүчеләр (страхователь) өчен яңа сервис эшли башлавы турында хәбәр итә, аның ярдәмендә дистанцион рәвештә Россия Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм ПФРга электрон документ әйләнеше аша бирелә торган шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу буенча хисап мәсьәләләре турында консультация алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хезмәте тарафыннан иминләштерүчеләрнең «Теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» (СЗВ-ТД) формасы буенча электрон документ әйләнеше (ЭДО) аша бирелә торган хисап мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Аларны электрон адреска җибәрергә була otchet_pfr@101.pfr.ru к

Башка төр мәгълүматлар буенча мөрәҗәгатьләрне эшкәртү сервисларны ЭДОга күчерү буенча башкарылачак.
«Теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» формасы буенча хисап, шул исәптән аны тутыру тәртибе, мәгълүмат тапшыру сроклары, форматы һ. б. турында мәгълүмат РФ Пенсия фондының рәсми сайтында «Электрон хезмәт кенәгәсе» бүлегендә урнаштырылган www.pfr.gov.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев