Яшел Үзәндә өченче тапкыр мәктәп укучылары өчен ел саен уздырыла торган Ислам белеме бәйгесе үткәреләчәк
Яшәеш

Яшел Үзәндә өченче тапкыр мәктәп укучылары өчен ел саен уздырыла торган Ислам белеме бәйгесе үткәреләчәк

1 июньдә «Җәмигъ» мәчете территориясендә Яшел Үзән шәһәре һәм районы укучылары арасында ел саен уздырыла торган өченче ислам белеме бәйгесе узачак. Конкурс яшь буын арасында рухи кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

Бәйгедә 1-9 сыйныф укучылары катнаша ала.

Конкурска 1 майдан 30 майга кадәр теркәлергә мөмкин. Теркәлү өчен (927) 248-99-57 WhatsApp номерына (Дилүс) языгыз.

Бу мавыктыргыч чарада катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

6+


Нет комментариев