«Яшел Үзәндә базар тирәсе аптырашта калдыр­ды»
Яшәеш

«Яшел Үзәндә базар тирәсе аптырашта калдыр­ды»

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Яшел Үзәнгә соңгы арада килгәнем юк иде. Әллә ни үзгәргән дип әйтә алмыйм, тик базар тирәсе бераз аптырашта калдыр­ды. Автобус тукталышларының һәр почмагында лепешка белән шаурма саталар икән. Мондый сату нокталары болай да адым саен иде инде, хәзер тагын да арткан. Әлеге төр азык-төлеккә шуның кадәр ихтыяҗ зурмы икән? Юл өстендә, автобуслар мыжлап торган җирдә тиз әзерләнә торган ризык алырга ничектер шикләндерә бит ул.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.


Нет комментариев