Яшел Үзәндә 2 яшьлек бала кер юу порошогы эчеп агуланган
Яшәеш

Яшел Үзәндә 2 яшьлек бала кер юу порошогы эчеп агуланган

7 – 13 апрельдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 957 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 593е – шәһәрдән, 364е районнан булган. 528 кешене госпитализацияләгәннәр: 343е – шәһәрдән, 185е – районнан.

Медикларны Чапаев урамында билгесез шартларда башы һәм күкрәге җәрәхәтләнгән 43 яшьлек исерек ир янына чакырганнар. Зыян күрүче хастаханәнең хирургия бүлегенә китерелгән.

Комсомольская урамында кер юу порошогы эчеп агуланган 2 яшьлек бала янына чакыру алынган. Аны балалар хастаханәсенә китергәннәр.

Фрунзе урамында аягын хуҗасыз эт тешләгән 18 яшьлек егеткә ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.


Нет комментариев