Яшел Үзән имамнары Кукмара районындагы мәгърифәт форумында катнашты
Яшәеш

Яшел Үзән имамнары Кукмара районындагы мәгърифәт форумында катнашты

Мәгърифәт бүлеге Кукмара районы белән берлектә тәҗрибә уртаклашуга һәм җирле мәгърифәтне үстерүгә багышланган очрашу оештырды.

Анда Яшел Үзән имамнары: Илдар хәзрәт Гатауллин, Гәбделхәким хәзрәт Сәфәрханов һәм Сөләйман хәзрәт Сәлахов та катнашты.

Катнашучылар Туеш мәчетендә булдылар, мәхәллә һәм әхлак үзәге эше белән таныштылар, Кукмара мәдрәсәсендә һәм Зур Кукмара мәчетендә булып, җирле халык белән эшләү тәҗрибәсен тикшерделәр.

Шулай ук программада җирле истәлекле урыннар белән танышу һәм катнашучыларның рәсми булмаган аралашуы да бар иде.


Нет комментариев