Тәртип, чисталык үзебездән башлана, җәмәгать
Әйтәм әле

Тәртип, чисталык үзебездән башлана, җәмәгать

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект

Шәһәрнең үзәк базарындагы кибеткә ипи алырга йөрим. Бүген батон алыйм әле, дип уйланып керә идем, ни күрим, бер олы яшьтәге абзый батонны кулы белән тотты-тотты да, кире куйды. Ничек шулай кыланырга була инде, җә?! Сүзсез калдым, ник алай эшлисез, дип тә әйтә алмадым. Әле дәшкән булсам, ишетмәгәнемне ишеткән булыр идем. Янәшәдә үк рулоны белән пакет тора, ник шуннан кулланмаска? Кайберәүләр үзләре турында гына уйлый, ә икенчеләр ул пычрак кулы белән капшаган ипине сатып ала. Тәртип, чисталык үзебездән башлана, җәмәгать. Алай ук юньсезләнмик инде, икмәкне кадерсезләмик.


Нет комментариев