Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

«Үзебезне үзебез тәэмин итәргә өйрәндек» (редакциягә килгән хат)

...Хәзерге яшьләрнең акчаны тиенләп эшлиселәре килми, аларга күп һәм сразу кирәк. Әти-әниләр бирсә, тагын да яхшырак. Шуңа кадере дә юк. Ә менә мин үскәндә башкачарак иде. Мин үз тырышлыгым белән акчаның кадерен белергә өйрәндем.

– Хәерле көннәр, кызлар! Тыңларга вакытыгыз булса, бераз эчемне бушатырга теләгән идем, үзегез беләсез, хәзер хат язасы бер генә дә килми, ә менә сөйләшәсе килә, – дип, сүзен башлады трубканың теге башындагы чынлап та аралашырга яратканга охшаган хатын-кыз тавышы. – Фикеремне «Әйтәм әле»гә генә сыйдыра алмассыз инде, сүзем күп, ачуланмыйча гына хатлар битенә язсагыз, рәхмәтле булыр идем.

...Хәзерге яшьләрнең акчаны тиенләп эшлиселәре килми, аларга күп һәм сразу кирәк. Әти-әниләр бирсә, тагын да яхшырак. Шуңа кадере дә юк. Ә менә мин үскәндә башкачарак иде. Мин үз тырышлыгым белән акчаның кадерен белергә өйрәндем.

Һәр ата-ананың баланы тәрбияләү һәм аңа басым ясауның үз ысулы бар. Әтине мин һәрвакыт авторитет буларак кабул иттем һәм аның сүзләре закон булды. Ә менә әнигә андый ысулны эзләргә туры килә иде. Аларның иң беренчесе, әлбәттә, акча булды. Без ярлылык чигендә яшәмәдек, әмма экономияләргә туры килде. Шуңа, йогынты ясауның иң гади юлы «тыңламыйсың икән, нәрсәгә дә булса акча бирмим» иде. Һәм бу тәэсир итте.

Мин урта сыйныфларда укыганда мобиль телефон кебек замана техникасы чыкты. Андый аппарат башта әтидә булды, аннары әнидә, ә аннары энекәшкә алдылар. Миңа да алуларын бик теләдем, әмма әни: «Син бик күп сөйләшәчәксең һәм күп түләргә кирәк булачак», – диде. Тугызынчы сыйныфта миннән кала барлык классташларымда да телефон бар иде. Мин бик кыенсындым, рәнҗедем.

Минем барлык үтенечләрем «безнең тагын бер телефонлык мөмкинлегебез юк, менә кайчан үзең акча эшли башлыйсың, шунда аны ничек телисең, шулай туздырырсың» кебек сүзләр стенасына бәрелеп, чәлпәрәмә килә иде. Ачуым чыкты! Газетадагы белдерүләр буенча эш эзли башладым. Тик иң гади яки вакытлыча урыннарга да балигъ булу яки паспорт һәм әти-әниләрдән рөхсәт кирәк иде. Ә миңа әле ундүрт кенә, анысы да җәй уртасында гына тула, паспорт каян килсен.

Хәтерләмим, каян белгәнмендер, кем әйткәндер, кечкенә реклама кәгазьләре тарату кебек эш табу белән яна башладым. Газетада андый белдерү тапмадым, миңа кибетләр, аптекалар буенча йөреп, сораштырырга киңәш иттеләр – бәлки кемгәдер кирәктер ул кәгазьләрне тарату. Базар тирәсендәге кибет-даруханәләр буенча озак йөрдем, берсенә дә кирәкми булып чыкты. Аннары Мирныйга киттем һәм яңа ачылган очсыз кием-салым кибетендә уңыш елмайды.
Анда миңа әлеге кибеттән ун метрлап ераклыкта басарга һәм реклама кәгазьләрен таратырга куштылар. Күп түләмәделәр, сәгатьләп. Көненә биш сәгать эшләргә кирәк һәм шимбә-якшәмбе. Акчасын шунда ук бирә иделәр. Үз көчем белән эшләп алынган беренче суммалар әллә нинди могҗиза кебек тоелды. Мин акча ягыннан бәйсезлек җиленең җиңелчә кытыклавын тойдым.

Бер көнне яныма бер хатын-кыз килеп, үзенең савыт-саба кибете хуҗасы булуын әйтте һәм аның листовкаларын да күбрәк хезмәт хакына таратырга тәкъдим итте. Аннары тагын да зуррак суммага, бик тә эссе костюм киеп, буклетлар таратырга тәкъдим иттеләр – бусы тәүлегенә нибары ике сәгатькә. Алга таба тагын заказлар булды, мин көн саен, диярлек, төрле кибетләрнең реклама кәгазьләрен таратып, бишәр сәгать эшләдем һәм хезмәт хакы алдым.

Июль һәм туган көнем җитте. Барысы да минем телефон теләгәнемне белә иде, акча бүләк иттеләр. Ә мин аларны эшләп алганнарым янына шкатулкага салып куйдым. Август ахырына, ул заман өчен, шактый гына сумма җыелды. Әти-әни белән телефон алырга киттек. Акчам ул вакытта «крутой» саналган, төсле экранлы һәм интернетка чыгып була торган «Самсунг»ка җитте. Өстәмә хәтер картасы, наушниклар да алдым. Барлык җыелган акчамны туздырдым. Минем телефоным әтинекеннән дә текәрәк иде, хәтта.

Унынчы сыйныфка өр-яңа һәм минем өчен дөньядагы иң шәп мобильник белән бардым. Чынлап та, ул барлык классташларымныкыннан да яхшырак иде. Минем өчен әле ул үзем эшләгән акчага алынуы белән дә иң яхшысы иде. Беренче уңышым истәлеге итеп, мин аны тартмасында әле бүгенге көнгәчә саклыйм.

Эшләүне ташламадым. Шуның кадәр мөстәкыйль акча эшләү ошап китте, мин мәктәптән соң да листовкалар таратырга вакыт таптым. Аннары Казанда университетка укырга кердем. Ә анда эш табуы тагын да җиңел. Яхшы билгеләргә укырга да, эшләргә дә өлгердем.

Шулай итеп, әни минем өстән идарә итү ысулын җуйды. Хәзер инде мин үзем эшлим, үзем туздырам. Өйдәге эшләрдә аңа булышырга вакытым калмады. Иртүк чыгып китәм, йокларга гына кайтам. Башта бу хәлгә әнинең ачуы килде, әмма әти: «Баланы тынычлыкта калдыр, ул укый да, эшли дә һәм бездән берни дә сорамый», – дигәч, аның белән килеште. Теге телефон белән җиде ел кулландым. Аны, бик теләсәм – барлык максатыма ирешә алуымны үземә исбатлаучы беренче әйберем булганга гына яңасына алыштырмадым.

Менә шулай үҗәтләнә-үҗәтләнә, әти-әнигә авырлык китермичә, үзебезне үзебез тәэмин итәргә өйрәндек. Ә хәзергеләр?! Ундүрт яшьтә еламыйча ашый да белмиләр…

Сезгә шалтыратып, эчемне бушатырга күрше малаеның егермегә җитеп килгәндә дә әти-әнисе җилкәсендә ятуына ачуым чыгу сәбәпче булды.
 

Исемемне Әлфирә дип куярсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев