Яңа елдан якты хатирәләр (редакциягә килгән хат)
Дуслар, райондашларыбызның Яңа ел бәйрәме белән бәйле истәлекләре белән уртаклашуны дәвам итәбез һәм сездән тагын шалтыратулар, хатлар көтәбез.
Миңа ул вакытта алты яшьләр булгандыр, әмма ул әкияти төнне мин бүгенгедәй хәтерлим. Әти-әнием һәм сеңлем белән авылда яшәгән чак. 31 декабрьдә урамда кар былтыргы чамасында булгандыр, тагын да күбрәк булмаса. Кич кырын әти кулыма үзе ясаган кечкенә агач көрәкне тоттырды, үзе зурысын алды һәм эш башланды. Ярты сәгатьләп чынлап эшләдек. Ничек эшләдек инде, әти ишегалдындагы карны чолан артына өйде, ә мин шуны көрәгән урынга яңадан тараттым һәм кар өемендә казындым. Эш бетәр алдыннан әти миңа көрәкне алып, калган кар күчен таратырга кушты. Көрәгемне берничә тапкыр карга батырганнан соң, ниндидер каты әйбергә төртелдем. Эш коралымны ташлап, кулларым белән казый башладым. Төсле тасма белән бәйләнгән һәм «Кыш Бабайдан» дип язылган туңдырманы кулыма алгач, бәхетемнең чиге булмады. Ул мизгелдә мин дөньядагы иң бәхетле бала идем. Инде әти дә күптән юк, ә шул вакыйганы мин бик озак еллар күңел түремдә иң якты хатирә итеп саклыйм. Каян башына килгән шундый нәрсә уйлап чыгарырга! Исемә төшкән саен шул чагымдагы балачак бәхете һәм могҗизага ышану хисләрен кичерәм. Шундый мизгелләр бүләк иткән әтигә гомерем буе чиксез рәхмәтлемен! Менә шалтыратып, сезгә сөйлисем килде, кызлар. Газетаны алдырам, башыннан ахырына чаклы укып чыгам, бик ошый. Минем шушы җылы хатирәмне дә бастырырсыз дип ышанам.
Фирдәүсә Гатиятова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев