«Һәркемнең күңелендә якты киләчәккә өмет чаткысы кабынсын» - Рәйсә Миңнуллина
Менә тагын бер матур бәйрәм - иске Яңа ел дa үтеп китте!
- Безнең барыбызга да тагын бер кат очрашырга насыйп булды - Казан шәһәреннән гүзәл "Бхакти" ансамбле килде. Безнең тәрбияләнүчеләребез һәм кунакларыбыз һинд музыкасы концертын тыңлады, бу илнең мәдәнияте турында күп кенә яңа мәгълүмат туплады.
Милли киемнәрдәге музыкантлар табигатьнең, җанның, галәмнең матурлыгына сокланып, матур җырлар башкарды. Без уникаль һинд инструментларының үзенчәлекле яңгырашын ишетеп, бик зур канәгатьлек алдык! Концерттан соң түгәрәк өстәл артында чәй эчү оештырылды. Балалар Яңа ел күчтәнәчләренә дә бик сөенде.
Шундый матур бәйрәм оештырырга ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Тагын бер тапкыр чыршыдагы утлар һәм һәркемнең күңелендә якты киләчәккә өмет чаткысы кабынсын, хыялларыбыз чынга ашсын, – дип яза Рәйсә Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев