Бүген явым-төшемнәр көтелми
Яшәеш

Бүген явым-төшемнәр көтелми

14 мартта иртән кайбер районнарда томан төшәчәк.

ТР Гидрометүзәге фаразына караганда, җил республикада көнбатыштан көньякка таба исәчәк. Аның тизлеге 6-11 м/с, ләкин көндез 15-17 м/с ка кадәр көчәю дә ихтимал.

Көндез һаваның максималь температурасы +4 - +9 градус тәшкил итәчәк, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта термометр баганалары +13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар шулай ук республика юлларында урыны белән бозлавык сакланачак, дип кисәттеләр.

Фото: ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев