Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берьюлы ике хәрби кораб суга төшерелде

Алар – кече ракета корабы «Тайфун» һәм патруль корабы «Виктор Великий»

«А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы»нда узган чара Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командованиесе корабль төзү идарәсе башлыгы Ильяс Шиһапов, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

– Бүген, бөтен халык тарафыннан сайланган Президентыбыз, РФ Кораллы Көчләре югары баш командующие Владимир Владимирович Путинның инаугурация көнендә һәм Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан, без хәрби-диңгез флотының ике хәрби берәмлеген суга төшерәбез. Алар үзләрен югары нәтиҗәле корал буларак күрсәтте», – дип билгеләп үтте контр-адмирал Ильяс Шиһапов.

«Виктор Великий»ның максаты – территориаль суларны саклау, патрульлек итү, диңгез һәлакәтләрендә зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү, шулай ук әйләнә-тирә мохитне экологик мониторинглау.

Кече ракета корабы «Тайфун»га исә яр һәм континенталь зоналарда дошманның бик мөһим объектларына һөҗүм итү, дошманның хәрби су өсте корабларын, судноларын һәм катерларын, шулай ук стационар һәм йөзүче ясалма объектларны юк итү бурычы йөкләнә.

– Завод 2027 елга кадәр Дәүләт оборона заказы белән тәэмин ителгән, – дип билгеләп үтте Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев. – Ә бу – эш урыннарын саклап калу һәм районыбызның үсештә булуы дигән сүз.

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов сөйләвенчә, «Виктор Великий» проектының патруль кораб­лары чикләнмәгән йөзү зонасына ия. Алар, шул исәптән, диңгезләрдән һәм океаннардан ерак булган Россия үзәгендә дә бар.

– Әйе, без хәзер тенденцияләрнең үзгәрүен бик яхшы аңлыйбыз. Барыбыз да яңалыкларны игътибар белән карыйбыз, укыйбыз һәм экипажсыз көймәләрнең, башка транспорт төрләренең барлыкка килүен күрәбез. Болар барысы да, ул бүгенге көндә суда йөрүче катерларны һәм башка объектларны ПВОдан саклауны тәэмин итсен өчен, Бөек Виктор исемендәге корабны төзегәндә исәпкә алынды, – дип билгеләп үтте спикер.

Традиция буенча, кораб­ларны суга төшерү тантанасы башында аларның «хач аналары» алгы өлешләренә символик рәвештә шампан шешәсен бәреп вата. «Виктор Великий» өчен ул 18нче цехның эш бүлүчесе Наталья Титова, ә «Тайфун» өчен 17нче цехның хезмәт нормалаштыру буенча әйдәп баручы инженеры Ольга Иванова булды. Дислокация урыннарына киткәнче, ике корабка да сынаулар үтәргә кирәк. Аларның кайда хезмәт итәчәкләре турында хәбәр ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев