Атна ахырына Татарстанда -11 градуска кадәр суытачак
Яшәеш

Атна ахырына Татарстанда -11 градуска кадәр суытачак

Республикада аномаль-җылы һава торышы урнашты. Ял көннәрендә уртача температура нормадан 7-8 градуска артып китте.

Якындагы көннәрдә төнлә -5 градуска кадәр суытачак, ә көндез температура максимум +2 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем һәм җил булуы ихтимал.

Ял көннәрендә антициклон аркасында кискен суытачак. Төнлә термометр баганалары -11 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез -3 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев