Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевода эшмәкәрләр җыелмаган кар өчен штраф түләргә тиеш була

Васильеволылар өчен сатып алу нокталарына керү чын квестка әверелде – кибетләргә машина белән дә, җәяүләп тә якын килү мөмкин түгел.

Кар боткасында машиналар бата, ә җәяүлеләр, егылмас өчен, пычрак кар катламын ерырга мәҗбүр. Көн саен, һәр кибет янында диярлек, көрәк тоткан машина йөртүчеләрне күрергә мөмкин.

- Менә көрәк тотып йөрим, кая барырга. Көн саен шундый сафсата, - ди Газель йөртүчесе.
Складка бару һәм товарны бушату өчен, аңа һәр метрны чистартырга туры килә.
- Без бары ачуланабыз гына! Үзәк юлларны чистарталар, рәхмәт, ә кибетләр, имеш, аерым дәүләттә! Хурлык! - дип ачулана автоледи Мария Куршанова.

Инде нишләргә белмәгәннән, “аварийка” кабызып, машиналарын юл кырыенда калдырылар. Шуның белән юл транспорт һәлакәте чыгу куркынычы туа. Тротуарлар юклыктан җәяүлеләр дә машина юлыннан йөрергә мәҗбүр.

Әмма, бу атна башыннан ук, барлык эшмәкәрләр һәм кибет хуҗалары ТР КоАП 3.6 маддәсе буенча "Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу" буенча беркетмә төзү турында хәбәр алачаклар.

- Кар яву беркемгә дә сюрприз булып тормый, территорияләр билгеләнгән вакытта кар һәм боздан чистартылырга тиеш, дип язылган Васильево шәһәр тибындагы бистәсен төзекләндерү кагыйдәләрендә. Проблема ел саен туа һәм без беркемне дә кисәтергә тиеш түгел. Берничә көн дәвамында барлык хокук бозучылар хәбәр алачак һәм штраф түләргә туры киләчәк, - дип шәрехли хәлне бистә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгения Пушилина.

Берәүләр проблемаларны сизмәскә тырышканда, икенчеләре үз клиентларының уңайлыгы турында кайгырта. "Северный" сәүдә үзәге өчен мәйданчык пөхтә итеп чистартылган, кар чыгарылган. "Кем тели, мөмкинлекләр эзли, кем теләми - сәбәпне". Дигән сүзләрдә хаклык бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

57

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев