Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ул безнең берәү генә

Кем ул, дисезме? Идел аръягында аны белмәгән, аның белән очрашмаган кеше юктыр, мөгаен. Ул Казавтодор оешмасының Норлат бүлегендә эшләүче – Марат Гыймадиев.

Шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Марат Бәчек авылында гади гаиләдә дөньяга килә. Кечкенәдән тыңлаучан һәм тырыш бала булып үсә.

Әле дә хәтеремдә: Урысбага ур та мәктәбендә эшләгәндә кайнатам Габдулланың (ул ветеран укытучы) мәктәптә эшкә ярдәм кирәк булса, анда безнең Марат бар, аңа әйт, дия иде.

Ул елларда мәктәпләр ташкүмер белән җылытыла, кыш көне күмер ката, аны ватарга өлкән класс малайлары да чыга иде. Бу олпат укытучының сүзләре яшь малайга булган ышанычны да, олылауны да күрсәтә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Албаба СПТУын, ДОССАФта шоферлар әзерли торган курсларны тәмамлый.

Аннан, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, башкалар кебек бәхет эзләп читкә китми, үз авылында колхозда механизатор булып эшли. Колхозлар таралгач, Төрләмәдәге базада 8 Уел һәм соңгы 13 елын юл төзелешендә эшли. Хуҗалыгында да тәртип, йорт-җирләре җитеш, күп итеп мал-туар да асрыйлар. Марат үрнәк гаилә башлыгы. Җәмәгате Гөлнур белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Ике оныгына яраткан дәү әти дә ул.

Марат ике чакырылыш авыл советы депутаты. Тырыш, кешелекле, ярдәмчел Маратны Наил абыйсы (элеккеге җирле үзидарә рәисе) «авылда берәү генә» ди. Дөрестән дә, ничә еллар кышларын юлларны эттерүче дә, су катса (быел да ничә тапкыр шундый хәл булды) эретүче дә, гомер буе ислам дине кануннарына туры китереп хайван чалучы да, кышын зиратка юл ачучы да, кабер казучы (авылларда хәзер бу проблема), бәйрәмнәрдә актив катнашучы да, гомумән авыл өчен утка һәм суга керергә әзер булган олы йөрәкле чын ир ул.

Нинди генә гозер белән килсәң дә, «ярар, тырышырмын», дияр. Беркайчан, булмый дип, кешене кире бормас. Ихластан туган җирен, авылын яратучы, авылдашлары өчен җан атучы Маратка олы рәхмәтебезне белдерәбез, саулык, уңышлар телибез. Аллаһ Тә галә кылган яхшылыкларының әҗер-савабын насыйп итсен. Мондый ир-егетләребез булганда авылларыбыз яшәр, иншаАллаһ!

Резедә Гатауллина. Бәчек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев