Тәрбиячеләр көне белән!
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тәрбиячеләр көне белән!

27 сентябрь — Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне. Бу көндә без балалар бакчасында сабыйларның һәр көнен кызыклы, күңелле һәм имин итү өчен тырышып хезмәт куючы барлык кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

25 сентябрь көнне Татар Танае Мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбиячеләр көненә багышланган матур чара үткәрделәр.

- Чарабыз кечкенә генә әңгәмәдән башланып китте: «Бүген нинди бәйрәм?» — дигән сорауга балалар бик теләп җавап бирделәр. Без тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре, пешекчеләр, медицина хезмәткәре, хуҗалык мөдире, музыка җитәкчесе — балалар бакчасының һәр көнен ямьләндерүче чын геройлар турында сөйләштек, – дип яза Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова. – Балалар белән бергә шигырьләр сөйләдек, яраткан җырларыбызны җырладык, күңелле уеннар уйнадык. Ә иң мөһиме — безнең кадерле хезмәткәрләргә йөрәктән чыккан җылы һәм матур сүзләребезне җиткердек.Чөнки балалар бакчасы — ул зур, тату һәм яратуга нигезләнгән гаилә. Монда һәркемнең үз урыны, үз хезмәте һәм зур йөрәк җылысы бар. 

Кадерле балалар бакчасы хезмәткәрләре!

Сезгә сабырлык, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм хезмәтегездән зур канәгатьлек телибез! Балаларның шат елмаюлары һәм ихлас рәхмәтләре һәрвакыт сезгә көч һәм илһам бирсен!

Тәрбиячеләр көне белән! 

Балаларыбызның бәхетле балачагы өчен зур рәхмәт сезгә!


Нет комментариев