Күгеш авылында күңелләрне берләштергән изге мәҗлес узды
Иман нуры

Күгеш авылында күңелләрне берләштергән изге мәҗлес узды

Рабигыль-әүвәл – мөсел маннар өчен аеруча кадерле, күңелләргә җылылык һәм нур иңдерә торган ай. Риваятьләрдә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) Рабигыль-әүвәл аеның 11ендә дөньяга килүе, 12сендә вафат булуы искә алына. Шуңа күрә, бу айда Мәүлид кичәләре, изге мәҗлесләр үткәрү күркәм гадәткә әйләнгән.

Мәүлид – бер көн белән генә чикләнә торган бәйрәм түгел. Ул Рабигыльәүвәл ае дәвамында күңелләрне берләштереп, кешеләрне бер-берсенә якынайтып үткәрелә. Кардәшләр, хәлләреннән килгәнчә, туганнарын, якыннарын табын артына җыя, дога кыла, салаватлар әйтә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күркәм холкын, тормышын искә ала.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Күгеш авылында Мәүлид кичәсе үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел да авылның зур, күркәм мәчетендә авыл халкын һәм кунакларны җыеп, җылы, бәрәкәтле мәҗлес уздырылды.

Фото: Илсөя Садыйкова,

ИЗГЕ ЙОРТТА – ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘР

Иман йортында кунакларны мөлаем ханымнар, авыл җирлеге башлыгы һәм мәчет имамы каршы алды. Мәҗлесне беренче булып Альберт Гатауллин ачып җибәрде.

– Авылдашлар, килгән кунаклар, әлеге олы бәйрәм белән тәбрикләргә рөхсәт итегез. Барчагызга ныклы сәламәтлек телим. Ил-көннәребез тыныч, егетләребезгә гаиләләренә, туганнары янына исән-имин кайтып җитәргә насыйп булсын. Бу дөньядан киткәннәрнең әти-әниләренә, гаиләләренә сабырлык телим, – дигән изге теләкләрен җиткерде ул.

Фото: Илсөя Садыйкова,

Аннан соң Шамил хәзрәт Мисбахов һәм авылның абыстае Флүрә Шәйхетдинова дога укып, мәҗлесне дәвам итте. Салаватлар әйтелде, догалар кылынды. Мәчет эче Коръән аятьләре, изге теләкләр һәм күңелдән чыккан сүзләр белән тулды. Мондый мизгелләрдә күңел тынычлана, кеше көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, иң мөһим кыйммәтләр – иман, гаилә, туганлык, татулык һәм тынычлык турында уйлана.

30 ЕЛЛЫК ТАРИХКА КҮЗ САЛСАК

Мәҗлескә районыбызның «Мөслимәләр» оешмасы җитәкчесе Сания ханым Закирова да кайткан иде. Аның белән үткәннәргә күз салдык.

– 1995 елның июнь аенда әлеге мәчетне ачарга Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин килгән иде. Ул вакытта Күгештә Равил абый имам булды, урыны җәннәттә булсын, искиткеч яхшы кеше иде. Шундый авыр вакытларда ул үз өстенә зур җаваплылык алып, авылда динне күтәрде, – дип искә алды Сания ханым. – Мәчет төзелеп беткәч тә, аны кемгә тапшыру мәсьәләсе килеп басты. Чөнки Равил абыйның сәламәтлеге какшаган иде. Ә мәчет ачкычы минем кулда. Кемгә бирергә, бу җитди вазифаны кемгә ышанып йөкләргә? Хәзерге имамыбыз Шамил хәзрәткә тапшырып, ялгышмаганбыз. Бүгенге көндә дә ул шушы изге эшне дәвам итеп, 30 елдан артык җирлегебездә имам вазифасын үти.

Фото: Илсөя Садыйкова,

Чыннан да, имамлык – җиңел генә башкарыла торган эш түгел. Ул, беренче чиратта, Аллаһ Тәгалә каршында зур җаваплылык таләп итә. Ә инде дистә еллар дәвамында авыл халкына дин юлында хезмәт итү – аеруча зур сабырлык, тырышлык һәм ихласлык сорый.

ӨЛКӘННӘР БАРДА — ТАРИХ БАР

Мәҗлеснең беренче өлешендә хатын-кызлар катнашса, икенче өлешендә ир-атлар җыелды.

Авылда мәчеткә йөрерлек, мондый изге мәҗлесләргә җыелып, яшь буынга үрнәк күрсәтерлек өлкәннәребезнең булуы – үзе зур куаныч. Чөнки өлкәннәр – авылның хәтере. Аларның сөйләгән һәр сүзе, искә алган һәр вакыйгасы – безнең тарихның бер өлеше. Бүгенге яшьләр өчен дә мондый очрашуларның әһәмияте зур. Динне, гореф-гадәтләрне, авылның үткәне һәм бүгенгесе арасындагы бәйләнешне нәкъ менә шундый җылы мәҗлесләр аша аңларга мөмкин.

Фото: Илсөя Садыйкова,

КҮГЕШНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ДӘ ӨМЕТЛЕ

Җирлек башлыгы мәҗлестә авылда булган яңалыклар белән дә бүлеште.

– Дәүләт программасы буенча Айдар авылы мәчетенә кадәр асфальт юл салынырга тиеш. Моның белән генә эш бетми әле. Авылның киләчәге өметле, эшлиселәр байтак. Иң мөһиме – дөньялар гына тыныч булсын, – диде ул.

Фото: Илсөя Садыйкова,

Әйе, авылның киләчәге юллар, төзек йортлар, яңа корылмалар белән генә түгел, аның рухи тормышы белән дә бәйле. Мәчетләребездә азан тавышы яңгырасын, изге мәҗлесләребез дәвам итсен, яшьләребез авылны яратсын, өлкәннәребезнең хәер-фатихасы белән матур тормыш корсын. Күгештәге Мәүлид мәҗлесе дә нәкъ шундый матур теләкләрне күздә тотып оештырылды. Биредә кешеләр табын артында гына түгел, күңел белән дә берләште. Догалар, салаватлар, хәерле теләкләр бер булып, мәчет эченә генә түгел, һәр гаиләгә, һәр йортка таралсын иде. Мәүлид нуры күңелләребезне яктыртсын, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә иминлек, илебезгә тынычлык алып килсен!


Нет комментариев