Норлат авылында да иртәдән үк бәйрәм рухы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылында да иртәдән үк бәйрәм рухы

Ак күлмәкләр, чәчәкләр, дулкынланган әти-әниләр, укытучыларның елмаюы һәм, әлбәттә, беренче кыңгырау тавышы… Кемдер мәктәпкә күптән таныш юлдан кабат атлады. Ә кемдер - 18 беренче сыйныф укучысы - бүген бу юлны беренче тапкыр узды. Алар өчен мәктәп тормышы нәкъ бүген башланды

Бүген Норлат урта мәктәбендә 246 бала белем ала. Бай тарихлы әлеге авыл мәктәбе еллар дәвамында үзенең матур традицияләрен саклап килә. Бердәм педагоглар коллективы, үз эшенә тугры көчле укытучылар һәм сәләтле балалар – Норлат мәктәбен нәкъ менә шушы сүзләр белән тасвирларга була.

Монда һәр уку елы – яңа хыяллар, яңа максатлар һәм яңа ачышлар башы. Ә бүгенге бәйрәм мизгелләрен без сезгә дә җиткерергә телибез. 

Илсөя Садыйкова видеосы һәм ФОТОРЕПОРТАЖ.


Нет комментариев