Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы беренче сыйныфка барган чакларын бүгенгедәй хәтерли
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы беренче сыйныфка барган чакларын бүгенгедәй хәтерли

Бу көн кемнең генә күңелендә матур хатирә булып сакланмый икән?! Еллар узса да, 1 сентябрь җитү белән күңел түрендә ерак балачак еллары, мәктәп сукмаклары, тәүге кыңгырау чыңы, ак тасмалы кызлар, ак күлмәкле малайлар һәм, әлбәттә, беренче укытучыбызның ягымлы йөзе яңадан калкып чыга.

Фото: Илсөя Садыйкова

Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керү — һәркемнең тормышында онытылмас мизгел. Ул көндәге дулкынлану, шатлык һәм бераз гына курку хисе еллар үтсә дә күңелдә үзенең  җылысын саклый.

Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин да, ничә еллар узуга карамастан, үзенең беренче сыйныфка барган чакларын бүгенгедәй хәтерли. Беренче укытучысы, мәктәптәге тәүге көннәре, сабый чактагы хыяллары — барысы да күңелдә якты хатирә булып саклана.

Ә сез, дуслар, беренче сыйныфка барган көнегезне хәтерлисезме? Ә иң беренче укытучыгызны? Әйдәгез, бүген балачакның иң матур истәлекләрен искә төшерик. Беренче укытучыбызга рәхмәт хисләрен яңартыйк, мәктәп елларын сагынып, күңелдәге иң җылы хатирәләр белән уртаклашыйк!

Белем көне белән! Укучыларга — уңышлы уку елы, укытучыларга — сабырлык һәм илһам, ә һәр гаиләгә — шатлык һәм горурлык телибез! 


Нет комментариев