Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Күп эшләдем, тормыш кордым, тырыштым!» - Закирова Әминә Хәмзә кызы

Яшел Үзән районы Чүрчил авылына бик күп еллар элек килен булып кайткан чын шәһәр баласы: Закирова Әминә Хәмзә кызы, бүген күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Озак еллар мәктәптә мөгаллимә булып эшләп, меңләгән балага белем биреп, Ленин тормышын, көнкүрешен өйрәтеп, ул яшәгән җирләргә сәяхәтләр оештырып, үзе тәрбияләгән балалардан чын ватанпәрвәр кешеләр үстереп, хәтерләренә сеңеп калган шәхес ул! Сугыш чоры баласы булып, әтисез калып, бик күпне күрсә дә, горурланып елмаеп искә ала яшьлеген, Әминә апа.

Районыбыз җитәкчесе үзе изге теләкләрен җиткерде, бу бүләкләрне Михаил Павлович Афанасьевтан кабул итеп алыгыз – дигәч, җемелдәвек күз яшьләре тәгәрәде, ә инде Путиннан килгән открытканы күргәч: " Ул да белгәнме минем туган көнне, кара аны"-дип, шатлык бөркелде йөзенә. Олы кешегә аз гына игътибар да җитә шул, күп кирәкми аңа.

"Күп эшләдем, тормыш кордым, тырыштым! Шуңа бүгенгем рәхәт, акчам да, хөрмәтем дә күп. Балалар да кадерләп кенә тора ничә кеннән бирле өебездән кунак өзелми"- ди Әминә апа.

Раббым сөеп биргән мул гомерен саулыкта, тазалык, кадер-хөрмәттә, иманлы булып үткәрергә язсын!
Елаштык та көлештек тә)
Арабызда булган 60 ел гомер, юк та кебек. "Хөрмәтем чиксез сиңа, бала"- диюе генә ни тора бит аның, – дип яза Җирле үзидарә башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

Әлеге матур теләкләргә без дә кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев