Күгәйдә өстәл теннисы турниры оештырдылар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйдә өстәл теннисы турниры оештырдылар

Чара егетләрнең уен осталыгын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм иң көчле уенчыларны ачыклау максатыннан оештырылды.

Турнирда катнашучылар үз осталыкларын күрсәттеләр, кызыклы һәм киеренке матчта көч сынаштылар. Ярыш барышында егетләр үзләренең әзерлеген, җитезлеген һәм ихтыяр көчен күрсәтте.

Спорт белән шөгыльләнү һәркем өчен файдалы: ул сәламәтлекне ныгыта, игътибарны һәм реакцияне үстерә, шулай ук үз-үзеңә ышаныч тәрбияли. Мондый чаралар яшьләрне актив тормыш рәвешенә җәлеп итүдә мөһим роль уйный.


Нет комментариев