Олы Ачасыр мәдәният йортында, музейлар белән берлектә, көзге уңышка багышланган «Кабак ашы» дигән матур бәйрәм оештырылды. Бакча эшләре тәмамланып, кабаклар җыеп урнаштырылгач, бу чара аеруча вакытлы һәм күңелле булып чыкты.
Бәйрәмдә кабактан әзерләнгән төрле ризыклар тәкъдим ителде: кабак ашы, ботка, рагу, кабак бәлеше, кабак коймагы һәм кабак котлеты. Кунаклар аларның тәмен бәяләп, кабакның никадәр тәмле һәм файдалы булуын тагын бер кат расладылар.
Кичәдә «Зөбәрҗәт» коллективы кызлары бик актив катнашты. Бәйрәм программасы бай һәм кызыклы иде: төрле уеннар уйналды, җырлар җырланды, табышмаклар әйтелде. Катнашучылар яшелчәләрнең сортлары, кабакның файдалы яклары турында сөйләштеләр, кабак турында презентация карадылар.
Кунаклар Гөлнур Абзалина ясаган кабак согы белән сыйланды һәм Кадрия Гәрәфетдинова пешергән кабак бәлеше һәм башка күчтәнәчләр белән бергәләшеп чәй эчтеләр.
Мондый чаралар авылдашларны берләштерә, халык традицияләрен сакларга һәм көзге уңышның кадерен белергә ярдәм итә.
Нет комментариев