Бүген Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы хезмәткәрләре, Рамил Гобәйдуллин җитәкчелегендә, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында,«Идел-йорт»театр коллективларының төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында, халык һәм үзешчән театр коллективлары өчен иҗади лаборатория программасы семинарында катнашып кайтты.
- Бирегә, шулай ук, Буа, Балтач, Биектау, Арча, Яшел Үзән, Әтнә районнарыннан да хезмәткәрләр килгән иде. Театр дөньясы белән якыннан таныштык, үзебез өчен бик мөһим мәгълүматлар алдык, - дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Нет комментариев