Татарстанның экология һәм табигый ресурслар буенча элекке министры Александр Шадриков Федераль гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү хезмәте (Росгидромет) җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.
Тиешле күрсәтмәне кичә, 26 сентябрьдә, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган.
Александр Шадриков Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры булып 2018 елның февраленнән 2026 елның гыйнвар башына кадәр эшләде. Аннан алда ул Татарстанның Чүпрәле районы башлыгы булып хезмәт итте. Быелның гыйнварында Россия Табигать ресурслары министрлыгының Су ресурслары департаментын җитәкләде.
Татар-информ
Нет комментариев