Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова сөйләде. Территориаль фондның 2027, 2028 һәм 2029 елларга бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта каралды.
«Киләсе елга диспансеризация өчен, быелгыга караганда, 740 миллион сумга артыграк акча бүлеп бирү фаразлана. Барлыгы 9,7 миллиард сум акча каралган. Быел ул 8,9 миллиард сум тәшкил итә. Онкологик авыруларга каршы көрәшкә 9 миллиард сум акча бүлеп бирү ниятләнә, бу быелгыга караганда 500 миллион сумга күбрәк. Медицина реабилитациясе юнәлеше буенча финанслау 220 миллион сумга арта. Бу максатларга барлыгы 2,2 миллиард сум каралган», – дип сөйләде Алсу Мифтахова.
2027 елда социаль әһәмияткә ия медицина ярдәменә, ягъни наркология, венерология юнәлешенә, туберкулез һәм психик авыруларны дәвалауга 8,1 миллиард сум акча юнәлдереләчәк дип фаразлана.
Паллиатив ярдәмгә – 760 миллион сум, ашыгыч медицина ярдәме машиналарын йөртүчеләргә һәм фтизиатрия хезмәткәрләренә өстәмә түләүгә – 338,6 миллион сум, аерым категория кешеләр өчен тешләрне протезлауга 184,5 миллион сум акча каралган.
Фонд керемнәре 2027 елда – 105,6 миллиард сум, 2028 елда – 112,8 миллиард сум, 2029 елда – 117 миллиард сум булыр дип фаразлана. Өч елга чыгымнар керем дәрәҗәсендә.
Искәртик, диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла.
Нет комментариев