Татарстанда яшьләргә үз инициативаларын үстерү, грант ярдәме алу, һөнәри тәҗрибә җыю һәм фикердәшләр табу өчен федераль проектларда катнашырга мөмкинлек бар. «Большая перемена», «Я в Агро», «КАРДО», «Твой Ход», «Быть, а не казаться», «Росмолодёжь.Гранты» һәм башка бәйгеләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты – балага беренче адымны ясарга, ә яшьләргә үз идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итүче конкрет терәк. Мәктәп укучыларының, студентларның һәм яшь белгечләрнең төрле юнәлешләрдә үзләрен сынап карау һәм үсәргә теләгән өлкәне табу мөмкинлеге булу бик мөһим. Яшьләр сәясәте нәкъ менә шуңа хезмәт итәргә тиеш», – диде республиканың яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Мәктәп укучылары өчен «Большая перемена» бөтенроссия бәйгесе эшли. Анда катнашучылар үз идеяләрен һәм проектларын төзи. Өлкән сыйныф укучылары һәм колледж студентлары 1 млн сумга кадәр, ә белем бирү оешмалары үз инициативаларын үстерү өчен 2 млн сумга кадәр грант алырга өмет итә ала.
Колледж һәм техникум студентлары тормышын яхшыртуга юнәлтелгән проектларны «Росмолодёжь.Гранты: Двигай сообщества» бәйгесендә тәкъдим итәргә мөмкин.
Быел Татарстаннан дүрт инициатива гомуми суммасы 3 млн сумнан артык булган ярдәм алды. Республика командасының «Я в Агро» бәйгесенең беренче сезонында җиңүе авыл территорияләрен үстерү буенча алты проектның һәрберсенә 5 млн сумга кадәр акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
Урам культурасы һәм спорт вәкилләре дә үзләрен тормышка ашыру өчен мәйданчык таба. «КАРДО»ның IX сезонында Татарстаннан 1 634 кеше гариза бирде. Проектта катнашучылар 13 юнәлештә: скейтбординг һәм BMX тан алып брейкинг, граффити һәм рэпка кадәр ярыша.
Аерым юнәлеш остазлыкны үстерүгә бәйле. Татарстан вәкилләре остазларның «Быть, а не казаться» Бөтенроссия бәйгесендә катнаша. Анда яшь остазлар һәм белгечләр яшьләр белән эшләүдә үз практикаларын тәкъдим итә.
Студентлар өчен «Твой Ход» проекты гамәлдә: ул төбәк командаларын, белем бирү һәм бәйге трекларын берләштерә. Узган сезонда Татарстаннан 30 вәкил проект финалына чыкты, ә ике студент үз проектларын тормышка ашыру өчен берешәр миллион сум отты.
Татарстан яшьләре өчен якын мөмкинлекләрнең берсе – «Росмолодёжь.Гранты» бәйгесенең икенче сезоны. Гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Грантның максималь суммасы – 1 млн сум.
18 номинациянең берсе буенча бер проект тәкъдим итәргә мөмкин: кече территорияләрне үстерү, волонтерлык һәм яшьләр медиасы, фән һәм технологияләр, спорт, иҗат, туризм һәм гаилә проектлары.
Гаризаларны әзерләгәндә методик материаллардан һәм мәгариф ярдәменнән файдаланырга була. Татарстанда бәйге экспертлары командасы да эшли: алар катнашучыларга таләпләрне аңларга һәм проектны төгәлләргә булыша. Гариза әзерләүдә ярдәмне, шулай ук килеп чыккан сорауларга җавапны «Юлдаш» ИИ-бот аша алырга мөмкин – аны «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» оешмасы әзерләгән.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты проектларында катнашу мәктәп укучыларына, студентларга һәм яшь белгечләргә үз идеяләрен федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә, аларны тормышка ашыру өчен ярдәм алырга, укуда, эштә һәм киләчәктә һөнәри эшчәнлектә кирәк булачак тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә.
Нет комментариев