Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суык көннәрдә ничек җылынырга?

Шикәрле кайнар чәй - суык көнне җылыну өчен иң яхшы чара, дип белдерде russian.rt.comга.

Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян. Аның сүзләренә караганда, эчкә җылы керсен өчен шикәрле башка эчемлекләр дә туры килә. «Әмма, җылы яки кайнар булуы кулайрак. Мәсәлән, җылы морс», - дип сөйләде диетолог. 
Азыкка килгәндә, организмда җылылыкны саклап калу өчен югарыуглеводлы һәм җиңел үзләштерелә торган продуктлар кулланырга киңәш ителә. Шул ук вакытта алар ашказаны-эчәк тракты өчен авыр булмаска тиеш. Диетолог ботка һәм кондитер әйберләренә игътибар итәргә киңәш итте. 
«Бездә салкыннар озак тормый, шуңа күрә мондый туклану фигурага зыян китермәячәк. Күләмгә игьтибар итәргә кирәк. Бер стакан кайнар чәй эчтегезме, шикәр ярдәмендә җылындыгыз,димәк. Артыгын кулланмагыз, бөтен әйбердә тигезлек булуы мөһим», – дип аңлатты Виктор Тутельян. 
Шул ук вакытта, салкын көннәрдә хәмер һәм алькогольле эчемлекләр кулланудан баш тартырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев