Өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләү, аларга игътибар һәм җылы мөнәсәбәт күрсәтү максатыннан очрашулар, концертлар, мәдәни чаралар, иҗади кичәләр һәм башка күркәм гамәлләр оештырыла.
Рәзилә Хәйретдинова фотолары, «ЯҮ»
Район башлыгы Михаил Афанасьев «Игелек йорты»нда яшәүчеләр белән очрашты.

Аларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды, аралашты, җылы сүзләрен җиткерде. Биредә яшәүчеләргә режиссёр Денис Супруновның «Я приду» фильмы күрсәтелде.
Бүген «Игелек йорты»нда 120 өлкән кеше яши. Биредә алар өчен уңайлы һәм җылы шартлар булдырылган: якты бүлмәләр, иҗат остаханәләре, китапханә, заманча массаж кабинетлары эшли. Квалификацияле табиблар, шәфкать туташлары һәм социаль хезмәткәрләр һәр көнне алар турында кайгырта.

Иң мөһиме – өлкәннәр үзләрен ялгыз хис итмәсен. Алар белән аралашу, хәлләрен сорашу, игътибар һәм җылы мөнәсәбәт – зур бүләк. Чөнки чал чәчләрдә еллар гына түгел, ә бай тормыш тәҗрибәсе, акыл, истәлекләр һәм йөрәктә сакланган җылылык бар.
Өлкәннәребезне хөрмәт һәм кайгырту һәрвакыт булырга тиеш. Мондый мөнәсәбәтне бер ункөнлек белән генә чикләп булмый. Янәшәбездә, күршебездә ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ булучыларны онытмасак иде.
Нет комментариев