Яшел Үзән

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

Шәүкәт Галиевнең «Әйтерсең лә пар атларда үтте, кыңгыраулы мәктәп еллары» дигән шигырь юллары үзенең актуальлеген, мәгънәсен мәңге югалтмас кебек. Чынлап та, мәктәп еллары, сабакташлар, укытучылар, соңгы кыңгырау, чыгарылыш имтиханнары һәркем күңелендә гомер буе саклана торгандыр ул. Шушы көннәрдә мәктәпләрдә иң дулкынландыргыч «Соңгы кыңгырау» бәйрәме гөрли. Ә сез бу көнне хәтерлисезме? Нәкъ шушы сорау белән авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать иттек.

Альберт Гатауллин, Күгеш авыл җирлеге башлыгы:

 – Моннан 40 ел элек Күгеш сигезъеллык мәктәбен 32 укучы тәмамлаган идек. Мәктәп каршында ямь-яшел чирәмлектә, ул чакта асфальт юллар юк, тезелеп басып шигырьләр сөйләгәнебез, җырлаганыбыз хәтердә. Балалар күп, күңелле, ул чакларны бүген дә сагынып искә алабыз. Әле җәен сыйныфташлар белән очрашырга җыенабыз. Ни кызганыч, бишебез арабызда юк инде.

Марат Гатиятуллин, Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы:
  – «Соңгы кыңгырау» бәйрәме һәркем күңелендә саклана торгандыр инде ул. Мәктәпнең шау чәчәккә күмелгән алмагач бакчасында фотографиягә төшүебез хәтердә. Без мәктәптән чыгып киткәч, ул агачлар башка чәчәк атмаган... 1990 елда 17 малай, 8 кыз тәмамладык. Бик шук, шул ук вакытта бик дус класс идек без. Шуңа да аерылышу авыр булды. Шөкер, әле дә аралашып, ел саен диярлек, очрашып, кирәк чакта ярдәмләшеп яшибез. Киләсе елга мәктәпне бетергәнгә 30 ел була, Аллаһ кушса.

Гөлнара Семахина, Рус Әҗәле җирлеге башлыгы:
 – Минем соңгы кыңгырау... ул әллә кайчан булды бит инде! Беренчедән, укытучыларыбызның безгә елый-елый чын күңелдән, кайнар йөрәктән җиткергән матур теләкләре күңелемнең түренә үк барып урнашкан. Икенчесе инде безнең сыйныф егетләре кызларны кулларына күтәреп әйләнеп чык­каннар иде. Үзе куркыныч та, үзе көлкеле дә һәм кабатланмас дулкынландыргыч та булды!

Роза ханым Зиннәтуллина, Күгәй авыл җирлеге секретаре: 
– Мин Рус Әҗәле мәктәбен тәмамладым. Әй ул чаклар... Менә күңелемдә бик матур хатирәләрне яңарттыгыз әле... Кызлар ак алъяпкычлардан, егетләр ак күлмәкләрдән ул көнне. Соңгы кыңгырау тантанасыннан соң, матур итеп киенеп Гөбенә елгасы буена җыелдык. Учак ягып, таңны каршыладык, бер-беребезне онытмаска, аралашып яшәргә сүз куештык, имтиханнарда бер-беребезгә уңышлар теләдек. Хәзерге яшьләрдән без бик нык аерылып тора идек, пионер, комсомол булдык, уй-гамәлләребез эчкерсез, чиста, намуслы иде. Мин әле бүгенге көндә дә беренче сентябрьгә дә, соңгы кыңгырауга да мәктәпкә барырга тырышам. Ул бәйрәмнәр күңелдә якты хатирә булып гомер буена сакланыр, мөгаен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: