***
Татарстан башкаласы РИА «Новости» төзегән еллык эш хакы дәрәҗәсе буенча шәһәрләр рейтингында 14нче урынга күтәрелде.Татарстан башкаласында беренче яртыеллыкта уртача эш хакы 101,6 мең сумны тәшкил итте, бу узган ел күрсәткеченнән 11,2%ка күбрәк.
Казанда сатып алу сәләте күрсәткече 4,32 фиксацияләнгән кулланучылар җыелмасына җитте.
Рейтингка тагын бер татарстан шәһәре керде: Яр Чаллы 86,2 мең сум уртача эш хакы белән (3,67 җыелма) 28нче урынга төште. Исемлек лидеры булып 180,3 мең сум хезмәт хакы белән (5,93 җыелма) Яңа Уренгой калды. Шулай ук топ-5кә Салехард, Анадырь, Южно-Сахалинск һәм Мәскәү керде.
Нет комментариев