Канализациягә нәрсә генә ташламыйбыз
Яшәеш

Канализациягә нәрсә генә ташламыйбыз

Бу көннәрдә Яшел Үзән урамнарында гадәти булмаган яшел төстәге махсус техниканы күреп, игътибар итмичә калу мөмкин түгел. Казаннан килгән «Параметр+» ҖЧҖ белгечләре шәһәрнең канализация челтәрләрен планлы рәвештә юып, чистартып йөри. Мондый эшләр Яшел Үзәндә ел саен, билгеле бер урамнар буенча үткәрелә. Быел, планлы чаралар кысаларында, шәһәрнең биш урамында якынча 4,5 километр канализация челтәрен чистарту күздә тотыла.

Өлешчә Тургенев урамы чистартылды. Без махсус техниканы һәм эшче егетләрне Туктаров урамында очраттык. Эш барышы турында «Параметр+» ҖЧҖ мастеры Илнур Садыйков сөйләде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

– Тургенев урамындагы 60нчы йорттан башлаган идек, Гоголь урамына борылып, анда да өлешчә эш башкардык. Хәзер Туктаров, чиратта – Карл Маркс урамы. Узган ел да Яшел Үзәнгә килгән идек. Канализация чокырларыннан ниләр генә чыкмый! Шешәләр, аяк киемнәре, чүпрәкләр, хәтта төзелеш материалларына кадәр табыла. Җыелган чүп күләме 20 стандарт чүп контейнерын тутырырлык булды, – ди ул.

Әмма белгечләрне иң борчыганы – дымлы салфеткалар. Күпләр аларны суга агызырга ярый дип уйлый. Чынлыкта исә, дымлы салфеткаларның күбесе суда тиз генә таркалмый. Башка чүп-чар белән бергә җыелып, тыгыз масса барлыкка ки­лә һәм торбаларның тыгылуына китерә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Канализациядә юлдан эләккән ком, ташлар да җитәрлек. Шуңа күрә, кайбер участокларда башта суны чыгарырга, аннары гына челтәрне юып чистартырга туры килә.

– Менә бу линиядә иң элек суны чыгарырга кирәк. Аннан соң гына юдыра башлыйбыз. Канализациягә нәрсә генә эләкми бит, – ди Илнур Садыйков.

Техника тавышы – уңайсызлыкмы, әллә саклык чарасымы?

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Махсус техниканың эше, әлбәттә, тавышсыз гына бармый. Егетләр тәүлек әйләнәсе эшләгән вакытта кайбер йортларда яшәүчеләргә вакытлыча уңайсызлыклар да туарга мөмкин. Безнең төшерү төркеме эшләгән вакытта үтеп баручы бер ханым да техника тавышына ризасызлыгын белдерде. Ул хәтта эшчеләр турында полициягә хәбәр итәчәген дә әйтте.

Әлбәттә, һәркемнең тынычлыкта яшисе килә. Әмма мондый эшләрнең ни өчен башкарылуын да онытмасак иде. Су үткәрү системасы үзеннән-үзе чистармаган кебек, алардагы чүп-чар да юкка чыкмый. Ә вакытында үткәрелгән профилактик чара зур аварияләрне, торбаларның тыгылуын һәм канализация суының урамга яки торак йортларга чыгуын булдырмаска ярдәм итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Мондый хәлнең никадәр күңелсез икәнен үз тәҗрибәбездән дә беләбез. Күптән түгел редакциябездә дә канализация белән бәйле проблема килеп чыкты. Безнең редакция беренче катта урнашкан. Торбалар тыгылгач, суның кая китәсе билгеле – кире күтәрелә баш­лый. Унитаздан бит әле! Бәхеткә, 05 хезмәте тиз арада килеп, ярдәм күрсәтте. Әгәр бу хәл ял көннәренә туры килгән булса? Зыян күпкә зуррак булырга мөмкин иде.

Мондый мисаллар, кызганыч, теләсә кайсы йортта килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, су агызу челтәрен тәртиптә тоту – кемгәдер кирәксез тавыш чыгару түгел, ә шәһәр халкының иминлеге һәм уңайлы яшәве өчен башкарылучы мөһим эш. Минемчә, берничә сәгатьлек уңайсызлык, ягъни тавышка түзеп була. Иң мөһиме – проблеманы ул килеп чыкканнан соң түгел, ә алдан кисәтергә тырышу.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Канализациягә нәрсә ташларга ярамый?

Канализация челтәрләренең озак һәм өзлексез эшләве күп яктан безнең үзебезгә бәйле.

Унитазга һәм раковинага агызмагыз:

  • дымлы һәм гигиеник салфеткаларны;
  • чүпрәк һәм кәгазь сөлгеләрне;
  • полиэтилен пакетларны;
  • мамык таякчыкларны һәм башка гигиена әйберләрен;
  • азык-төлек калдыкларын, бигрәк тә май һәм эре кисәкләрне;
  • төзелеш калдыкларын, ком, цемент, ташларны;
  • Көнкүреш чүпләрен һәм башка эреми торган әйберләрне.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Канализация – чүп савыты түгел. Торбага ташланган һәр әйбер ахыр чиктә тыгылуга, авариягә һәм өстәмә чыгымнарга китерергә мөмкин.

Шуңа күрә, махсус техника урамга чыккач, аның тавышына гына түгел, ни өчен эшләвенә дә игътибар итик. Бүгенге вакытлыча уңайсызлык иртәгәге зур проблемадан саклап калырга мөмкин.

Ә эшчеләргә исә – җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтик. Чиста һәм төзек канализация челтәрләре – шәһәр тормышының күзгә күренми торган, әмма бик мөһим өлеше.

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ


Нет комментариев