Яңа Турада узган авыл хуҗалыгы ярминкәсе кысаларында күңелләргә җылылык һәм шатлык бүләк иткән матур концерт булды.
Тамашачылар алдында үзләренең иҗат чыгышларын тәкъдим иттеләр:
- Уразлы авыл мәдәният йорты;
- Каратмән мәдәният йорты;
- Олы Яке авыл мәдәният йорты;
- Күлбаш мәдәният йорты.
Артистлар тамашачыларга чын бәйрәм бүләк итте! Сәхнәдән яраткан җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды, йөрәккә җылы сүзләр әйтелде.
- Ярминкә дә, концерт та — бергә җыелып, аралашып, туган җиребезнең матурлыгын һәм бердәмлеген тою өчен искиткеч мөмкинлек булды, – дип яза мәдәният йорты мөдире Лилия Шәйхетдинова.
Күңелләр күтәренке, йөзләрдә елмаю, ә йөрәкләрдә — туган якка мәхәббәт!
Нет комментариев