Яшел Үзән

80 яшь ул – озын гомер юлы

Еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары күз алдына килә. Үтелгән юллар заяга узмаганмы, Ходай тарафыннан бирелгән гомерләрне юкка яшәмәгәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың....

Заһидуллин Мәхмүт Хәбир улы 1940 елның 10 гыйнварында Татар Исламы авылында колхозчы Рафига һәм Хәбир Заһидуллиннарның ишле гаиләсендә дөньяга аваз сала. Мәктәпне тәмамлагач, Мәхмүт абый Ватан алдындагы изге бурычын Германиядә үтәп кайта. Авылда үскән малай табигатьне, хайваннарны яраткангамы, ветеринар һөнәрен үзләштерергә ниятли һәм Казандагы Ветеринария институтын тәмамлый. Шуннан соңгы хезмәт биографиясе һәм тормышы туган авылы белән бәйле. 1968 елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы, ветеринария белгече булып эшли. Малларны карауда көчен дә, белемен дә, тәҗрибәсен дә кызганмый. Мәхмүт абый эшен яратып, аңа бар күңелен салып, илгә-көнгә файдалы булып башкара. Моңа бихисап мактау кәгазьләре, «Татарстан Республикасының атказанган ветеринар табибы», «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемнәре исбат булып тора.
Кеше буларак та, ул хөрмәткә лаеклы, аның белмәгән эше, күрмәгән әйбере юк, өлкән яшендә булуына карамастан, барысыннан да хәбәрдар, теләсә нинди кеше белән һәм теләсә нинди темага ачык тан-ачык сөйләшә ала. Аның кебекләр турында зыялы, аксакал, диләр.
Мәхмүт Хәбир улы кеше сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык матур итеп яши. Заһидуллиннар нәселенең төпле дәвамчысы ул. Бугенге көндә Мәхмүт абый - Гөлсинә апаның яраткан тормыш иптәше, хөрмәткә ия булган әти һәм бабай! Аның кебек тыйнак, тырыш авыл кешесе, ул алып барган тормыш рәвеше белән сокланмый мөмкин түгел. Туган авылы өчен җан атып, хәленнән килгәнчә аны матурлап яши, туган төбәген мактап туя алмый.
Таңнар аткан чакта ярга ятып,
Чишмәләрдән таллар су эчә.
Туган якның шушы матурлыгын,
Ничек мөмкин яшәү – күрмичә...
– Кем уйлаган, мин дә шушы яшькә җитәрмен, дип. Әле кайчан гына Әрә елгасы буенда ялан тәпи йөгереп, кармак белән балык тотып йөргән ваемсыз чаклар, мәктәптә укыган еллар, гаилә корулар, балалар туу... барысы да әле генә булган кебек. Ә баксаң, гомер аты күпне күреп чапкан икән. Тагын күпме барасын Ходай үзе генә белә. Ничек кенә булса да, дөньяда матур итеп, изге эшләр кылып, безне сагынып сөйләрлек итеп яшисе килә – ди, әңгәмәдәшем.
Яшә җирдә эз калдырып, 
эзләрең суынмасын.
Кылган гамәлләрең өчен үкенерлек 
булмасын.
Тынгысыз җанлы, якыннарының, тормышның, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче әлеге олпат затка ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, имин тормыш телибез.
Зәйнәб Зиннәтуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: