Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тырнаклар һәм түтәлләр әзерләдегезме әле?

Сүз, әлбәттә инде, сарымсак тырнаклары турында. Кышка каршы сарымсакны шулай гадәтләнгәнгә түгел, ә яңа сезонда бай һәм сәламәт уңыш җыеп алу өчен утырталар.

Түтәлен бер атна алдан ук әзерләп куярга кирәк. Ике булса, тагын да яхшы – җир утырып өлгерә. Сарымсакны яңа казылган түтәлгә утырткан очракта, язга алар артык тирәнгә китеп, юкка чыга, тишелмәскә мөмкин. Туфракны черемә һәм көл белән тукландырыгыз.

Сарымсак утырту вакыты 10 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр. Бу вакытта төннәрен кырау төшсә дә, 0...-5 градус тирәләрендә генә була.

Сарымсакны бер үк урынга ике елдан артык утыртырга ярамый. Яңа түтәл өчен иң кулай урыннар кузаклылардан, ташкабактан, кабактан, кәбестәдән, карбыздан, кавын һәм кыярдан бушаган җирләр.

Быел кишер, чөгендер, редис, бәрәңге, суган, тәмләткеч үләннәр үскән урында сарымсак утырт­магыз. Чөнки анда аның өчен зарарлы авырулар һәм корткычлар туплана.

Томат, баклажан һәм борыч уңыш биргән җиргә сарымсакны башка урын булмаган очракта гына утырта аласыз.

Утыртыр алдыннан берничә көн кала, тырнакларын суыткычта тотып алыгыз. Сарымсакны үзенең өч озынлыгы тирәнлегендә җиргә батыралар. Әгәр ул ике сантиметр икән, димәк, алты сантиметр тирәнлеккә утыртыла.

Түтәлдә бер рәттәге сарымсак тырнаклары арасы 15 см, рәтләр ераклыгы 25-30 см булырга тиеш. Утыртканнан соң, түтәлгә су сибәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев