Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Төрле эчлек белән сырлы көлчәләр

Ингредиентлар: Йогырт (яки кефир) — 1 стак. Каты сыр — 1 стак. Он — 2 стак. Тоз — 0,5 чәй кашыгы Шикәр комы — 0,5 чәй кашыгы Сода — 0,5 чәй кашыгы

Эчлек өчен:
Яшел үлән — 1 бәйләм
Ысланган түш ите (ветчина яки колбаса) — опциональ
Уылган сыр — 40 г
Зәйтүн яки үсемлек мае — кыздыру өчен

Әзерләү:
1. Кефирга тоз, сода һәм шикәр комы салып болгатырга.
2. Сыр, аннары он кушып, әзрәк кенә кулга ябышырлык итеп йомшак камыр изәргә.
3. Эчлек өчен яшел үлән белән ысланган итне турарга.
4. Камырны 4 өлешкә бүләргә. Һәрберсен җәеп, уртасына эчлекне салырга. Аннары, эчлекне томаларлык итеп, җәймәнең кырыйларын уртага җыеп, кабат җәергә.
5. Табаны кыздырып, майларга. Көлчәләрне уртача утта ике яклатып та, алтынсу төскә кергәнче, капкач астында кыздырырга.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев