Суганны көздән утыртырга ниятләгәнез икән, түбәндәге киңәшләргә «колак салыгыз»
Яз көне болай да эш күп, дип, кайбер бакчачылар суганны көздән үк утыртып калдырырга тырыша.
Әгәр шундый ниятегез бар икән, әлеге киңәшләр сезнең өчен файдалы булыр.
1. Вакытны дөрес билгеләү. Суганны сарымсакка караганда соңрак, һава температурасы 0, +1 градуска кадәр төшкәч утырталар. Бу вакытта туфрактагы җылылык 5 градуслар чамасы була. Сарымсактан аермалы буларак, суганның тамырлары да, кыяклары да бер үк вакытта үсә башлый. Ныклап катырганчы суган тамыр җибәреп өлгермәскә тиеш.
Суганны кайчан утыртырга, дигән сорауга беркем дә төгәл генә җавап бирә алмас. Гадәттә, бу 20 октябрь тирәләре. Ул көзнең ничек килүенә бәйле.
Көздән суганның орлыгын да чәчеп калдырырга уйласагыз, монысын тагын да соңрак, туфрак чираткач кына башкаралар. Орлыклар бүртергә генә, тишелеп чыкмаска тиеш. Аларны алдан чылатырга кирәкми, коры килеш кенә чәчелә.
2. Утыртыр алдыннан суганның муенын кисәргә кирәкми. Ул бик озын калдырылган очракта гына бераз кыскарталар. Бу эшне яз көне генә, суган тизрәк тишелсен өчен башкаралар, ләкин монысы да кирәксез гамәл.
3. Туфракны ашлау. Суган утыртасы түтәлләрне органик ашламалар белән ашламаска кирәк. Суган органиканы бик өнәп бетерми. Җирне әзерләгәндә кирәк кадәр фосфорлы һәм калийлы ашламалар керсә, суганга шул җитә дә. Ә җирне шактый алдан әзерләп, буразналарны сызып калдыралар. Инде шулай да туфрак бик тә ярлы булса, түтәлне казыганда таркалып беткән черемә белән генә ашлый аласыз.
Утырканнан соң, суганга су сипмәгез. Аны коры килеш, чираткан җиргә утырталар.
Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев