Чөнки суыклар башлану, якты көн озынлыгы кимү, сезонлы җиләк-җимеш ашауның азаюы – болар барысы да халәтебезгә (физик яктан гына түгел, кәеф төшенкелегенә дә) тәэсир итми калмый.
Фото: ясалма интеллект
Бу очракта витаминнарның безгә ничек ярдәм итә алуы турында аңлашыйк.
- Иммунитетка булыша. Көннәр салкынайта башлау белән, вирус һәм инфекцияләргә каршы тору өчен, организм өстәмә ярдәмгә мохтаҗ. С, Е витаминнары һәм цинк иммун системасын ныгыта.
- Арыганлык һәм апатия белән көрәшә. Көзен көннәр кыскара, кояш та азая. Шул сәбәпле кеше кәефендә дә үзгәрешләр башлана: йокы килә, сүлпәнлек баса. В төркеме витаминнары (бигрәк тә В12) һәм фолий кислотасы әлеге симптомнар белән көрәшә, энергияне арттыра, кәефне күтәрә.
- Продуктивлык үсә. Көз җитү белән күпләребез өстәмә энергиягә мохтаҗ. В6 һәм В12 витаминнары чыдамлыкны, энергияне һәм игътибарлылыкны арттыра. Бу үз чиратында нәтиҗәлелекнең һәм гомуми халәтнең яхшыруына китерә.
- Тән тиресенә булыша. Салкын ел фасылында тире коры һәм ялкынсынуга тиз бирешүчән була. А һәм Е витаминнары тиредә дым һәм эластиклыкны сакларга, ә С витамины аның яшәрүенә, тышкы тирәлекнең зарарлы тәэсиреннән ярдәм итә.
Витаминнарга ихтыяҗны берьюлы бетерү өчен балансланган комплексын сатып алып кулланучылар да елдан-ел арта. Чөнки организмга җитәрлек витаминны алу өчен төрле ризыкны килограммлап ашарга кирәк булыр иде.
Нет комментариев