Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Йөткерүдән шәп чара

Көз җитте, кинәт кенә суытты, фатирларда, эш кабинетларында тын салкын – болар барысы да җәй буе кинәнгән эсседән соң организм өчен зур сынау.

Инде күпләрнең тамаклары карлыккан... Менә йөткерүдән нәтиҗәле рецепт белән уртак лашабыз әле, терелегез тизрәк.

1 литр майлы (бүген сауганы бигрәк тә шәп) сөт, 1 баш суган, 1 аш кашыгы атланмай, бер чеметем чәй содасы, 1-2 аш кашыгы коньяк кирәк булачак.
Сөт кайнап чыкканнан соң, дүрткә бүленгән суганны салып, 5 минут пешерергә. Сөтне уттан алып, бераз суытырга һәм калган ингредиентларны өстәп, болгатырга.
Катнашманы төнгә каршы кайнар, әмма авыз ны бик пешермәслек булганда эчәргә. Тәме бик хуш килерлек булмаса да, тәэсире шәп – иртән үзегезне җиңелрәк хис итәчәксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев