Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Үлемнән куркырга кирәкме?

Курку белмәгәнлектән килә.

– Бер укытучым әйткән кебек, үлем ул караңгы бер бүлмәгә кергән кебек. Анда берни күренми. Почмактагы шкаф бер җен кебек күренергә мөмкин. Ә инде утны кабызсаң, шкафның – шкаф, өстәлнең өстәл икәнен аңлыйсың. Менә бу ут ул – гыйлем. Дин дә караңгылыктан яктылыкка чыгара торган нур. Коръәннең беренче сүзе дә: “Икъра! – Укы!”. Үлемнән куркырга кирәкми. Икенче бер остазым әйтмешли, үлем – аерылу түгел, ул – берең җәннәттә, икенчең тәмугта булу. Үлем – бер халәттән икенче халәткә күчү формасы гына.

Без әлегә исән, мәңгелек йортыбызның нинди булачагы үзебезнең кулыбызда. Хәерле гамәл-гыйбадәтләр кылырга һәм гыйлем алырга әле соң түгел. Хәсән әл-Басри үзенең бер иптәше белән кабер янында басып торганда, аңардан, бу кабердәге кешене торгызсаң, нишләр иде икән, дип сорый. Иптәше, ахирәтне күреп кайткач, мөгаен, игелекле гамәлләрне күбрәк кылыр иде, дип җавап бирә. Хәсән әл-Басри, дөрес, әмма да ләкин ул кайта алмый, ә без бу дөньяда күп нәрсә эшли алабыз, ди. Психологиядә шундый кагыйдә бар: булдыра алганыңны булган әйбер белән булган урында эшлә. Булдыра алганны эшлик!

Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев