Якынлык кылмаган ир-ат белән хатын-кызның никахы дөрес булып саналамы?
Иман нуры

Якынлык кылмаган ир-ат белән хатын-кызның никахы дөрес булып саналамы?

Әлеге сорауга имам-хатыйб Габделхәким хәзрәт Сәфәрханов җавап бирә.

Ир белән хатын бергә яшәгән, әмма җенси тормыш алып бармаган шартларда никахның дөреслеге ту­рында сорау туа. «Бу никах өзелүгә сәбәп түгел», – дип ышандыра имам. Ләкин хатынының, кирәк булса, казыйга мөрәҗәгать итәргә хакы бар, ди. (Безнең районда казый – сезгә мәгълүм район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин – автор искәрмәсе).


Нет комментариев