Коръән укучыга – бер хәрефкә 10 савап
Коръән – Исламның төп чыганагы. Коръән – Аллаһ Тәгаләнең сүзедер. Коръәни-Кәрим – пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Җәбраил фәрештә аша егерме өч ел буе иңдерелгән Изге Китаптыр. Бу – алдан күрүнең мәңгелек шаһиты, һәм аннан алда булган Изге Язмаларның биниһая хак игелекләрен раслаган, Аллаһ Тәгаләнең соңгы кануннарын җирдә урнаштыра барган соңгы илаһи Сүзедер.